Вакытлыча уңайсызлыкларга аңлап карау сорала

2015 елның 15 мае, җомга
Шәһәрдә автомобиль юлларын эзлекле төзекләндереләчәк. Шуңа бәйле рәвештә кайбер урамнарда транспорт хәрәкте чикләнәчәк: Төзелеш урамында Космовский урамыннан 29 номерлы йортка кадәр; Р. Люксембург урамында Гагариннан Төзелеш урамына кадәр; Жорес урамында Әйләнеч юлдан Космовский белән кисешкән урынына кадәр; Вахитов урамында Жорестан алып юллар үткәргеченә кадәр; Үзәк урамда  Ефремовтан Яшьләр урамына кадәр; Арефьевта Ефремовтан Яшьләр урамына кадәр; Шафранов урамында Космовский урамыннан “Аленушка” балалар бакчасына кадәр; Б. Хмельницкий урамында Космовскийдан Ефремовка кадәр; Напольная урамында Космовскийдан Ефремовка кадәр; Совет урамында вокзалдан “МППЖКХ” җәмгыяте бинасына кадәр; Бебельдә Ефремовтан Вокзал урамына кадәр. Ә Көнбатыш бистәдә Заһретдинов урамыннан алып Шәйдуллин урамына кадәр урамнарда юлларга вак таш түшәләчәк.
Әлеге зур ремонт чорында әлеге урамнарда яшәүчеләрнең, анда урнашкан оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләрнең, барлык автомобильчеләрнең вакытлыча уңайсызлыкларга аңлы караулары сорала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International