Шәһәрнең Үзәк паркын матурлый башладылар

2015 елның 15 мае, җомга
Төзүчеләр өчен будкалар, ком-таш, плитәләр китереп урнаштырдылар шушы көннәрдә аның территориясенә. Нәрсә эшләргә җыеналар? Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Виктор Арисов белдерүенчә, быел парк  реконструкцияләнәчәк. Аның төп архитектурасына да үзгәрешләр кертеләчәк. Яңа тротуарлар түшәләчәк, сквер ясау да планга кертелгән. Шулай ук яңа утыргычлар, балалар мәйданчыгы, яктырткычлар урнаштырачаклар, агачлар утыртачаклар.
Күптән түгел газета сайтында Үзәк паркның торышы буенча халык фикерен сорап анкета урнаштырган идек. Аның нәтижәләре “Байрак” газетасында, сайтта да урнаштырылды. Реконструкияләү эшләрендә җитәкчеләр халык фикеренә дә колак салсыннар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International