Кайсы һәйкәл иң матуры һәм эчтәлеклесе?

2015 елның 16 мае, шимбә

 Бөек Җиңү көнен каршылап, байтак авыл җирлекләрендә  һәлак булганнар истәлегенә  һәйкәлләр ачылды. Аларны торгызуда, төзекләндерүдә авыл җирлекләре Советы да, иганәчеләр дә, авыллар халкы да өлеш кертте. Төгәлрәк санасак, районда 9 Май алдыннан 15 һәйкәл-обелиск торгызылды,  калган барысына да ремонт ясалды. Килдураз авылында мәдәният йорты янында ясалган һәйкәл безнең карашка алар арасында иң игътибарга лаеклысы. Ә менә Сез нинди фикердә?  Сайта авылларда яңа ачылган һәйкәлләрнең фотолары урнаштырдык. Кайсысы Сезнеңчә иң эчтәлеклесе һәм матуры? Фотоларны карганнан соң янәшәдәге сораштыру баннерында күңелегезгә ошаганы өчен тавышыгызны бирергә онытмагыз.

Адав-Толымбай авылында

Әлки авылында

Вольнистан авылында

Ямбулат авылында


Күл Черкене авылында

Килдураз авылында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International