Буада “кабартма яңгыры” ява.

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Соңгы көннәрдә Буада яңгыр ява, суытты да.
- Элек әбиләр моны “кабартма яңгыры” дияләр иде. Ә белгечләр телендә әйтсәк, бу чын агрономик яңгыр инде. Салкынча көндә сеңдереп яуган яңгыр җир куенына салынган бөртекләр шытып чыксын, кертелгән ашламалар эреп, үсемлекләрнең тамырына барып җитсен өчен эшләячәк,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов. Сүз уңаеннан, районда чәчү ахырына якынлашып килә. Төп бөртекле культуралар чәчелеп беткән, берникадәр мәйданда карабодайны, кукурузны, рапсны гына җир куенына салып бетерәсе калган. Ә мондый файдалы яңгырдан соң тишелеп чыккан үсемлекләр үссен өчен инде  җылы кирәк.

Синоптиклар фаразына караганда, инде пәнҗешәмбегә һава температурасы 21 градуска кадәр күтәреләчәк. Аннан арта гына барачак.  Димәк, футболкадан йөрер вакытка да күп калмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International