“Дельфин” бассейнына яңадан су тутырдылар

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Бассейннан суны апрель аенда бушатканнар иде. Анда профилактик чистарту үткәрелде. “Дельфин”ның ишекләре вакытлыча ябылу, буалылар фаразлавынча,  үзәкләштерелгән челтәрдән кайнар су бирүне туктатуга бәйле түгел. Биредә йөзү һәм юыну өчен су махсус бойлерда җылытыла.   “Тәнәфес”нең тәмамлануын йөзәргә яратучылар сабырсызлык белән көттеләр. Хәзер бассейнның ишекләре алар өчен ачык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International