Балаларны күздән ычкындырмыйк

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
15 майдан 15 июньгә кадәр республикада, шул исәптән районда да “Игътибар, балалар!” профилактик чаралары игълан ителде.

Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь велосипедчыларның, мопедчыларның юлларда тәртибенә игътибарны көчәйтәчәкләр, шулай ук балаларны махсус утыргычларда гына утыртып бару таләбе катгыйрак куелачак. Көннәр җылыту белән балалар урамнарга сибелә. Соңгы вакытта гына ЮХИДИ инспекторлары 20дән күбрәк яшүсмер велосипедчыга кисәтү ясады, юл йөрү кагыйдәләрен кабат бозучыларга карата “Стоп-карточкалар” тутырыла. Алар район мәгариф бүлеге аша яшь кагыйдә бозучы укыган мәктәпкә җибәрелә, бу хакта әти-әниләренә хәбәр ителә. Сүз уңаеннан, 14 яше тулмаган велосипедчылар хәрәкәт полосасына чыгарга тиеш түгелләр.

Моңа карата “күз йомучы” әти-әниләр штраф түләячәкләр. Май аенда районда бала катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Күңелсез статистика алга таба озынайтмауда әти-әниләр дә, мәктәпләр дә өлеш кертсен иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International