Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Преодоление”клубы әъгзалары өчен оештырылган чираттагы чараны юл йөрү кагыйдәләренә багышладылар. Яшь юл йөрүчеләр хезмәткәрләр белән берлектә берничә тукталыш аша уздылар. “Тылсымлы” тукталышында табышмакларны чишсәләр, “Тимер юл” тукталышында төрле авырлыкларга очрадылар. Иң авыры “Автоинспекция” тукталышы булды. Балалар дүрт юллык шигырьдән соң дөрес юл билгесен күрсәтергә тиеш булдылар. Чараның ахырында һәр балага юл кагыйдәләре язылган китапчыклар тапшырылды.