Буада сәләтле балаларны бүләкләделәр

2015 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Район мәдәният йортында узган традицион “Сәләтле балалар слеты”нда 300гә якын бала бүләкләнде. Алардан  1 номерлы мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Алинә Кәримова, лицей-интернатның 10 сыйныфыннан Лия Аникина, 9 сыйныфыннан Илүзә Сафиуллина, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптә 8 сыйныфта белем алучы Дарья Бахтинова, Боерган мәтәбендә 11 сыйныфта укучы Арина Хлынова, Алшихтан 10 сыйныта белем алучы Екатерина Арланова, Адав-Толымбай мәктәбенең 11 сыйныф укчысы Ландыш Мингалиева, 2 номерлы лицейдан 10 сыйныф укучысы Динара Җәләлетдинова, М. Вахитов исемендәге гимназиядән 11 һәм 9 сыйныф укучылары Зилә Шәрәфетдинова һәм Гүзәлия Хәертдинова, Алших мәктәбе чыгарылышы Динара Ибраһимова – мәктәп укучыларының бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этабында, республика фән олимпиадалары призерлары. 

Район мәгариф идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенең “Шатлык нуры” вокаль ансамбле “Киләчәк моннан башлана” халыкара конкурс-фестивалендә 1 урын алды, “Весенние выкрутасы-2015” конкурсында көмеш лауреат, шушы ук мәктәпнең “Подснежник” ансамбле бронза лауреат исеменә лаек булды. 5 номерлы мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Илфат Исмәгыйлев шигырьне сәнгатьле укучыларның Г. Тукай исемендәге дүртенче Бөтенроссия конкурсында 2 дәрәҗә Диплом яулады. Сәхнәгә Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең “Рюкзачок” берләшмәсе, Ырыңгы мәктәбенең “Тропинка” берләшмәсе, мәктәптән эшләр үзәгенең “Мозаика”, “Ритм” хореография колективлары, 5 номерлы мәктәп баскетболчылары һәм тагын бик күпләр күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International