“Буа-Алан” Сабан туена әзерләнә – көязләнә, матурлана.

2015 елның 23 мае, шимбә
Ике атнадан Сабан туйлары гөрләячәк. Район Сабантуе узучы “Буа-Алан” күпсанлы кунакларны каршы алырга әзерләнә инде. Бүген төрле оешма-предприятиеләр, уку йортлары вәкилләре мәйданда төзекләндерү, буяу, чистарту эшләре белән мәшгульләр. Кайбер объектларга косметик, ә кайсыларына капиталь төзекләндерү үткәрелә. Аерым алганда, балалар мәйданчыгы зурайтыла, су буендагы сәхнә яңартыла, эскәмияләр, колгалар алыштырыла. Халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туена килми калмагыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ул авылларда 6, Буада 7 июнь көнне булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International