Буада 5-8 сыйныф укучылары ГТО нормасын тапшыра

2015 елның 25 мае, дүшәмбе
Район мәктәпләренең 5-8 сыйныфларында укучылар арасында ГТО нормаларын тапшыру декадасы бара. Бүген шәһәрнең үзәк стадионында һәм “Дельфин” бассейнында бу уңайдан оештырылган сайлап алу бәйгеләре уза. Анда 34 мәктәптән иң көчле дүртәр укучы катнаша. Кызлар – 1,5 километрга, ир балалар – 2 километрга, барысы да 60 метрга йөгерү, йөзү, кызлар “отжимание”, ир балалар – турникта тартылу буенча ярышалар. Бүген җиңү яулаган дүртәр кыз һәм егет ГТО нормаларын Казанда тапшыруга юллама алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International