“Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте филиалы – Буа электр челтәрләре хезмәткәрләре Татарстан Электропрофсоюзы үткәргән Фестивальдә ике беренче урын алдылар.
Тәтеш РЭСы контролеры Зөлфия Хәйбуллина патриотик шигыре белән “Ирекле жанр” номинациясендә, Инна Минханова җитәкчелегендәге хореографик төркем “Бию” номинациясендә лаек булдылар. Айдар Төхфәтовның, Ләйсән Хәйсарованың, Рафил Камаловның, Люция Әхмәтованың, Диләрә Әхмәтҗанованың, Наталья Камаеваның, Леонид Французовның, Алсу Хәмидуллинның, Тимур Гыйматдиновның “Туган якка җиңү белән” дигән биюләренең исеме җисеменә туры килде – туган якка җиңү белән кайттылар.