Буа үзәк дәваханәсенә “ТАИФ” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Султиев яңа “УАЗ” бүләк итте

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Дәваханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә  барлык кирәк булган медицина аппаратлары белән  җиһазландырылган бер реомобиль,  ике “Фиат-Дуката” һәм ике “УАЗ” автомобиле чакыру буенча урыннарга чыгып китә. “03”  аша чакырулардан тыш, участок табибларының пациентларның өйләренә барып ярдәм күрсәтүе дә гамәлдә. Дәваханә табибларны тиешле адрес буенча йөртү өчен якташыбыз ярдәме белән тагын бер “УАЗ”га баеды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International