“Ана капиталын”ипотекага беренчел кертем итеп кулланырга мөмкин

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Законга үзгәрешне Россия Президенты Владимир Путин кертте. Бу балалы гаиләләрне тораклы итүдә ярдәм йөзеннән эшләнде.

  Әлегә кадәр икенче һәм аннан соңгы баласын тудырган әниләр кулларында сертификат булган очракта да, акчаны беренчел кертем өчен куллана алмадылар. Бу инде яшьләргә тизрәк түбәле булу мөмкинлеге бирә. Сертификатны куллануның калган шартлары шулай ук кала.

Сүз уңаеннан 1 гыйнвардан “Ана капиталы” күләме 453мең сумга җитте. Быелдан сертификат Кырымда һәм Севастопольда яшәүчеләргә дә бирелә башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International