Иске Суыксу авылында яңа су трассасы сузалар

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Авыл җирлеге башлыгы җитәкчесе Рәзинә Заһидуллина белдерүенчә, Иске Суыксуга  су кертү өчен республика бюдҗетыннан 23 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бүген тракторлар авыл урамнарында трасса узачак линияне казыйлар.
Авыл җирлеге  республика программасында катнашып 1 миллион сумлык грант откан иде һәм “Чиста су “ программасында катнашу бәхетенә иреште. Авылны тулысынча сулы итәр өчен 18 километрга якын озынлыкта трасса сузырга кирәк. Быел 3 яңа скваҗина казылачак һәм 8 километр линия  сузылачак. Яңа трасса ясалып беткәнче иске су трассасы файдаланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International