Көчле беләкле егетләр

2015 елның 30 мае, шимбә
Күптән түгел “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында армрестлинг буенча узган Татарстан чемпионатында Буаның көчле беләкле өч ир-егете призлы урыннар яулады.
Татар Буасы авылыннан Сергей Майоров  анда 75 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә беренче, аның авылдашы Рөстәм Төхфәтуллин – 90 килограммга кадәргедә икенче һәм Иске Тинчәледән Илгиз Шәйхаттаров 80 килограммга кадәр үлчәү категориясендә өченче булдылар. Алар арасында иң тәҗрибәлесе Рөстәм. Аның кул көрәше буенча җиңүләре байтак, Буа командасы составында аркан тартып, Россия күләмендә призерлы урын алды.   Сергей районда узган ярышларда беренчелекне бирми, хәзер инде республикада да иң көчлеләрнең берсе булып танылды ул. Иң яше Илгиз армрестлингтан тыш милли көрәш белән дә шө-гыльләнә һәм уңышларга ирешә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International