Буача Free market оештырыла

2015 елның 5 июне, җомга
6 июньдә Буа шәһәрендәге  “Буа” сәүдә үзәгендә 10 сәгатьтә элеккеге “Домотех” павильонында “Аграр яшьләр берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Буа бүлекчәсе Free market, ягъни кулланырга яраклы иске әйберләрне китереп, аларга икенче тормыш бирүне оештыра.
Хөрмәтле буалылар, Сез бу көнне күрсәтелгән адрес буенча үзегез әле әйбәт дип санаган, әмма Сезгә кирәкмәгән әйберләрне китерә аласыз яисә кемгәдер файдалы хезмәт күрсәтә, ярдәм итә аласыз. Иң мөһиме барысы да түләүсез башкарыла.  Ә икенчеләр килеп алар арасыннан үзләренә кирәкле әйберләрне сайлап алалар. Ике кеше бер үк әйбергә күз салса, кемнеке булачагы жирәбә салып хәл ителә. Җәмәгатьчелек оешмасының рәисе Ленар Садыйков белдерүенчә, срогы чыккан косметика, дарулар, продуктлар, пычрак киемнәр, уенчыклар, шулай ук эчке киемнәр, оеклар, кологоткалар, шәхси гигиена әйберләр кабул ителмәячәк. Ә күтәреп китереп буламаслык әйберләр турында белдерү ясый аласыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International