Буа Сабан туенда “Президент белән бергә” республика иҗтимагый хәрәкәте “Спортлы Татарстан” мәйданчыгы оештыра

2015 елның 5 июне, җомга
“Президент белән бергә” республика хәрәкәте активистлары Сабантуйда катнашырга әзерләнәләр. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Буада да,  Хәрәкәтнең җирле бүлекчәләре үз “Спортлы Татарстан” мәйданчыкларын булдырачаклар. Аларда теләгән һәркем ГТО нормаларын тапшыруда көчен сыный алачак. Иң активларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Исегезгә төшерәбез: “Буа-Алан”да Сабан туе 7 июнь көнне 10 сәгатьтә башлана.

“Президент белән бергә” хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Бүген Татарстан – Россиянең профессионаллар да, спорт сөючеләр дә спорт белән шөгыльләнү өчен иң яхшы инфраструктурасы булган спорт башкаласы. Республикага Россиянең генә түгел, ә дөнья күләмендәге эре спорт чараларын үткәрүне ышанып тапшыралар. Инде быелгы җәйдә су спорт төрләре буенча гаять зур халыкара Чемпионат була, ә 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья Чемпионатын кабул итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International