Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Кечкенә Камил җырлы
2015 елның 5 июне, җомга
Камил Вәлиев Буа егетләре арасында быелгы "Созвездие-Йолдызлык" фестивальендә катнашучылардан иң кечкенәсе. Аңа алты яшь. Мондый мәр-тәбәле бәйгедә беренче мәртәбә генә катнашты һәм район, зона турларында беренче урын алып, Казанга суперфиналга кадәр барып җитте. Ә кулына профессиональ микрофонны беренче мәртәбә өч яшендә тотты ул. Район мәдәният йорты сәх-нәсенә Фирзәр Мортазинның юбилей концертында җырлады. Дөресрәге, дуслары гаиләсендә шундый талант үсеп килүен белгән Татарстанның атказанган артисты, композитор, җыр-чы үзе чакырып чыгарды аны. Әле бөтен авазларны да дөрес әйтеп бетермәгән Камил искиткеч көчле тавышы белән барысын да әсир итте.
Хәзер инде тамашачы концерт саен бу баланың җырлавын көтә, ә җырчы исә чыгышы вакытында “кая минем талисманым” дип егетне күзли. Концертларда гадәттә алгы рәтләрдә утырган Камил да ялындырып тормый – Фирзәр абыйсы чакыруга сәхнәгә йөгереп чыга һәм экспромт рәвештә җыр суза. Ихлас әйтәм, халык тын да алмый тыңлый һәм “афәрин” дип, гөрләтеп кул чаба. Ә Фирзәр Мортазин егеткә алдан әзерләп килгән татлы бүләген һәм үз җырларыннан торган диск тоттыра. Камил андагы бөтен җырларны өйрәнеп бетергән инде.
- Оныгыбыз җырларның сүзләрен дә, көен дә тиз отып ала. Өйдә башта диск буенча җырчыларга кушыла, аннан “минус”ка үзе генә җырлый. Беренче җыры “Туган тел” иде. Аны Рифкать бабасы өйрәтте. Хәзер дә өйдә бик еш концерт куялар – берсе гармунда уйный, икенчесе җырлый,- ди әбисе Әл-фирә Камалова. Әллә шуңадырмы, ул үзен сәхнәдә иркен тота. Район күлә-мендә уздырылучы чараларда еш күрергә була аны – өлкәннәр алдында да, балалар каршында да чыгыш ясый.
Камил быел “Әкият” балалар бакчасыннан мәктәпкә китәчәк. Тыныч, сабыр, хәтере яхшы һәм инде укый белүче сабый анда да сынатмас.
- Әкиятләр укырга яратам. Ә үскәч артист булам,- ди ул өлкәннәрчә җитди итеп. Күз генә тимәсен дә, хыялларың гына чынга ашсын. Әти-әнисе Илдар белән Гөлнара балаларының сәләтен үстерү, моңа мөм-кинлекләр тудыру өчен барысын да эшлиләр. Олы кызлары Илнара исә бию белән шөгыльләнә. Ул танылган “Гольфстрим”ның урта төркемендә бии. Бы-ел алар фестивальнең суперфиналында өченче урын алдылар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз