Исәк авылы Сабан туенда да яңгыр килде яуды, килде яуды

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
Иртән иртүк Сабантуйны оештыручыларны көчле җил исеп аптыратты, палаткаларны куярга мөмкинлек бирмәде, әйберләрне тузгытты. Ә бәйрәм башланып озак та үтмәде ул яңгыр болытларын  мәйдан өстенә куып китерде. Аннан бер мәлгә аларны таратты.

Яңгыр яуганда халык ышыкланып торды, кояш чыгуга янәдән мәйданга ашыкты. Шулай берничә мәртәбә өзелеп булса да, Сабантуй алдан язылган сценарий буенча барды. Ул котлаулар белән башланды. Авылдашларын, кунакларны Казанда “ Буа якташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек Закиров, ветеринария техникумы директоры Вәгыйзь Сөнгатов һәм башкалар тәбрикләделәр. Бүләкләүләр белән дәвам итте. Төрле милли уеннар, спорт ярышлары белән төгәлләнде. Иң җитезләр, көчлеләр яңгырга карап тормадылар, бүләкләрне чүпләделәр генә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International