Буада Сабантуй гөрләде

2015 елның 8 июне, дүшәмбе
“Буа-Алан”да Сабантуй төгәлләнде. Котлаулардан, театрлаштырылган тамашадан  соң беренче булып кыр батырларын, авыл уңганнарын бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды.  Бу көнне 500гә якын кеше ГТО нормаларын да тапшырды. “Спортлы Татарстан” мәйданчыгыннан кеше өзелмәде, чират та хасил булды. Барысы да Дипломнар, истәлек бүләкләре алдылар. ГТО нормаларын тапшыручыларның иң өлкәненә 70, иң яшенә 11 яшь иде. Иң соңыннан пъедесталга  татарча  көрәш батырлары күтәрелде. Өлкәннәр арасында Иске Суыксу авылында яшәүче, 111 номерлы янгын частенда хезмәт куючы Илсур Хөсәенов батыр калды. Ул бу исемгә өченче елгы Сабантуйда да лаек булган иде. Җилкәсенә тәкә салдылар, традицияне дәвам итеп, Янтуганда туып-үскән бертуган Фәттаховлар аңа төсле телевизор бүләк иттеләр. Батыр асты – Түбән Наратбаштан Данир Сабиров. Яшьләр арасында абсолют җиңүне Буа егете, бүген Тәтеш педагогия училищесында укучы Раил Сафиуллин яулады. Ул шулай ук тәкә һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International