Иске Суыксудан Илсур Хөсәенов – Буа Сабан туе батыры

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Быел район Сабан туеның баш батыры булып бик күп көрәшчеләр тәрбияләгән Иске Суыксу авылыннан Илсур Хөсәенов калды. Аның җилкәсенә тәкә салдылар һәм Янтуган авылында туып-үскән Фәттаховлар исеменнән төсле телевизор бүләк иттеләр.
Илсур 111 номерлы янгын частенда каравыл начальнигы булып хезмәт куя. Татарча көрәш беләнл 9 сыйныфта укыганда чын-чынлап шөгыльләнә башлый. Уңыш озак көттерми. Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче бәйгеләрдә җиңә. Аннан авыллар, район Сабан туйларында берничә тапкыр батыр асты кала. Ә өлкәннәр арасында район Сабан туе батыры исемен беренче мәртәбә 2013 елда яулады.
Быел гына да, көрәшеп, дүрт тәкә алды. 6 июнь көнне өчесен Тәтеш районының – Олы Тархан, Үтәмеш һәм Вожжи авыллары Сабан туйларыннан алып кайтты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International