“Росгосстрах” алга таба ОСАГО килешүе төземәячәк

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Россия  Банкы үз боерыгы белән “Росгосстрах” җәмгыятенең транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүне гамәлгә ашыруга лицензиясенә чикләүләр кертте.  Димәк, моннан соң аңа ОСАГО килешүләре төзү һәм гамәлдәге килешүләргә бурычларны арттыру турында үзгәрешләр кертү тыела.

Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе Илдар Хәйбуллин әйтүенчә, “Росгосстрах” җәмгыяте һәм аның агентлары 2015 елның 28 маеннан соң биргән ОСАГО полислары гамәлдә түгел, дип санала. Шул ук вакытта иминиятләштерү оешмасына әлеге датага кадәр рәсмиләштерелгән килешүләр буенча иминиятләштерү очрагы килеп туу турында гаризаларны кабул итү һәм үз йөкләмәләрен үтәү мәҗбүри булып кала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International