Аксу авылында юл сала башладылар

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гатауллин әйтүенчә, Үзәк, Колхоз, Мәктәп  урамнарындагы юллар өлешчә ясалачак. Хәзерге көндә юл өслеген алып тигезлиләр, аннан сары балчык җәячәкләр, соңыннан аны  комлы-ташлы катнашма белән түшәячәкләр. Өстәмә рәвештә авылдагы ике күпер дә төзекләндерелә. Әлеге эшләргә 10 миллион сумга якын акча тотылачак. Юл төзүчеләр юлларны шушы ай ахырына төгәлләргә вәгъдә итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International