Иске Суыксу егете Рамазан Җамалетдинов “Казан” бию ансамблендә бииячәк

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Егет быел Ульяновск сәнгать училищесының хореграфия төркеме белән Казанга күрсәтмә чыгышларга баргач әлеге ансамбльгә чакыру алды. Рамазан бию белән 7 яшьтән шөгыльләнә. Бу сәләте аңа әнисе Гүзәлдән күчкән. Егет, әнисенең профессиональ биюче булу хыялын тормышка ашырып, Ульяновск сәнгать училищесынаң хореография классына укырга кергән иде. Ул төрле стильдә, төрле жанрда искиткеч бии. Бигрәк тә халык биюләрен үз итә. Шушы көннәрдә егет бик уңышлы дәүләт имтиханнарын тапшыра. Укуын тәмамлагач Рамазан, “Казан” бию ансамбленың чакыруын хуплап, анда бии башларга ризалык бирде. Сүз уңаеннан, ул моңа кадәр Ульяновск шәһәренең “Сембер бизәкләре” дәүләт ансамбленың актив солисты булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International