Командаларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сәламләде. Ул барысын да бәйрәм белән тәбрикләде, уңышлар теләде, Буа драма театры коллективын кичә узган театраль Сабантуйда ирешкән уңышлары өчен бүләкләде.
Беренче минутта уксайлаучылар “ гол” кертте. Уен буена алар лидерлыгын югалтмадылар. Шулай итеп мини футболда сайлаучылар командасы җиңде.
-Әлеге уен иске стадионда соңгысы булды. Моннан соң биредә ремонт эшләре башланачак. Стадион кырында ясалма газон җәеләчәк, җанатарлар өчен трибуна зурайтылачак һәм ясалма яктыртылачак.