Үзәк паркта фонтан ясауны якташыбыз Дамир Кәримуллин үз өстенә алды

2015 елның 14 июне, якшәмбе
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре КМПО ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Дамир Кәримуллин шәһәр үзәгендәге мемориаль комплексны төзекләндерүдә дә Буага бик зур ярдәм күрсәткән иде. Бүген муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов изге гамәлләре өчен аңа Татарстан лидеры Рөстәм Миннехановның һәм районның Рәхмәт хатларын тапшырды. Дамир Җәүдәтович Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  яңа торгызылган һәйкәлне карап югары бәя бирде һәм һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды. Янәшәдә генә төзекләндерелүче Үзәк паркта да булды ул. Азат Касыймович аның якынча макеты белән таныштырды. Барысын да караганнан соң, якташыбыз паркта фонтан  ясау чыгымнарын да үз өстенә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International