“Наркотикларга -юк !”

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Халыкка комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре “Тормыш -  наркотиклардан башка” дигән акция кысаларында “Наркотикларга  -юк !” дигән темага чара үткәрделәр.

         Чараның максаты: балаларны дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга чакыру булды. Шушы максаттан чыгып, балалар белән “Гәүдәбезнең һәм күңелебезнең төзүчесе үзебез” дигән темага уен программасы оештырылды. Балалар төрле җитез уеннарда катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр,  табышмаклар чиштеләр.

         Чара ахырында балалар “Тормыш матурлыгын саклыйк” дигән темага рәсем ясадылар. Бу чарадан һәр бала яхшы күңел һәм зур көч алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International