Шәһәрдә, Үзәк стадионда футбол кырына ясалма чирәм түшәлә

2015 елның 16 июне, сишәмбе
 “Волгодорстрой” җәмгыяте эшчеләре бүген  футбол кырының иске өслеген алалар.

Аннары буе 110, иңе 60 метр булган якынча 800 квадрат метрлы мәйданга ясалма үлән җәя башлаячаклар. Әлеге төзекләндерүгә федераль һәм республика бюджетыннан 20 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Яңа футбол кыры 20 августка әзер булырга тиеш. Финанс мөмкинлеге булса, стадиондагы трибуналарны да төзекләндерергә уйлыйлар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International