Буалыларны “Гаиләне саклаучы” хәйрия акциясендә катнашырга чакырабыз

2015 елның 17 июне, чәршәмбе
Татарстанда авыр хаста балалар – Балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен ярдәм җыю максаты белән  шул исемдәге хәйрия акциясе үткәрелә.

Анда һәр буалы катнаша ала. Моның өчен үз кулларың белән эшләнгән яисә сатып алынган “гаилә   сакчыларын” 22 августка кадәр район ЗАГС бүлегенә китерергә кирәк.

Алар “Нечкәбил” конкурсы финалына кадәр үткәреләчәк ярминкәләрдә сатылачак. Җыелган акча  Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк. Ә “оберегларны” сатып алучыларның йортына бәхет, шатлык, иминлек иңәчәк, ул сезне битарафлыктан, рәхимсезлектән саклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International