18 июньдә Рамазан ае уразасы башлана

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, кояш баю белән, һиҗри буенча Рамазан ае керә: мәчетләрдә бүгеннән таравих намазлары укыла башлый. Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән карарга килде.

Мөселманнар уразаны 18 июньнән тота башлый, ТРМДН сайтында сәхәр, ифтар, намаз вакытлары бирелгән.

Ният һәм ифтар догалары
Сәхәр ашап бетергәч, ураза тотуга ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. Татарча: "Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу ит", дип дога кылу кирәк.

Уразаның соңгы көне 16 июльгә туры килә, 17 июльдә - Ураза гаетенең беренче көне. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән иде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 500 сум.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18 мең сум.
Нисаб алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170 мең сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр 
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Искәртеп үтик: былтыр Рамазан ае 28 июньдә башланган иде. Ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. Рамазан кешеләрне берләштерүгә, рухи пакъләндерүгә, түземлелек тәрбияләүгә сәләтле. Уразаның кыйммәте – мөселманнарның көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелып торуында гына түгел, бозык уй-гамәлләрдән һәм сүзләрдән тыелуында.

Әлеге язма ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматларына таянып әзерләнде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International