Буада социаль хезмәткәрләр бәйрәм иттеләр

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Социаль хезмәткәрләр көне 8 июнь көнне бәйрәм ителә. Шул көнне бу хакта В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур рус драма академик театрында, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Социаль хезмәткәрләр форумында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов билгеләп узды. Бәйрәм чарасында, шулай ук, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, тармак хезмәткәрләре катнашты. Бәйрәмдә халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге“Гармония” социаль хезмәткәренә  Камартдинова А.Я.  Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамотасын  Фэрит Мухаметшин тапшырды.

Буа муниципаль районында бу бәйрәм бүген 18 июнь көнне тантаналы рәвештә Буа драма театр бинасында уздырдылар.

Социаль өлкә хезмәткәрләрен Буа муниципаль районы башлыгы Айзетуллов А.К., Буа районы башкарма комитеты башлыгы урынбасары Садретдинова Л.Н., Буа муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Камалова Л.Р. һәм Буа шәһәренең Пенсия фондының идарә итү башлыгы урыебасары Усманова Л.В.  котладылар. Танатанады Буа муниципаль районы социаль өлкәсенең алдыңгы белгечләре бүләкләнде. Чарада котлау сузләре белән Ветераннар Советы рәисе Дементьев Н.И. чыгыш ясады һәм социаль яклау бүлеге коллективына рәхмәт хаты тапшырды.

Социаль хезмәткәрләр көне – бу һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер, социаль һәм психология проблемаларны карар итүче кешеләр бәйрәме. Шул сирәк һөнәрле кешеләргә аларның хезмәтләре һәм түземлекләре өчен, киң күңелле булганнары өчен зур рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International