Иске Суыксуда яңа мәчет манарасын күтәрделәр

2015 елның 19 июне, җомга
Авылда бишенче мәчет бу. Манараны күтәрү тантанасында Төркиядән имам-хатыйп Госман Нури, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов та  катнашты. Кунаклар һәм җирле имам Линур хәзрәт Сабирҗанов Коръән укыдылар. Әлеге мәчетне төзетүгә, шул исәптән манара ясатуга һәм күтәрүгә акча шул авылдан чыккан эшмәкәр Шәүкәт Хәсәнҗанов финанс ярдәме күрсәтте. Аңа һәм килгән кунакларга изге эшләре өчен авыл җирлеге башлыгы Рәзинә Заһидуллина рәхмәтен әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International