Кайбер тугызынчы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучылар, аттестат алганчы ук урта, махсус һәм югары уку йорты ишекләрен шакыганнар. Җирле социаль белем бирү академиясендә кабул итү комиссиясе 15 майдан эшли башлаган. Уку йортына тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар базасында түләүле нигездә кабул итәләр. Абитуриентны аттестаттагы уртача билгеләргә карап алалар. Быел тугызынчы сыйныфтан соң килүчеләр агымы зур, кайберләре, хәтта унберенчеләр арасында да шундыйлар бар, аттестат алганчы ук уку йортына керергә язылып киттеләр, диләр кабул итү комиссиясендә.
Буа ветеринария техникумына тугызынчы сыйныф тәмамлаучыларны гына кабул итәләр. Уку түләүсез. Кабул итү комиссиясе 1 июньнән эшен башлаган. Уку йортында җиде төрле юнәлештә һөнәр алырга укырга тәкъдим ителә. Студент булуга ирешүне аттестаттагы уртача билгеләр хәл итә. Никадәр зуррак, шанс күбрәк.
Буа медицина училищесында кабул итү комисссе 22 июньнән эшли башлаячак.