Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Буалы Ләйсән Сәмәрханова “Нечкәбил” республика конкурсында катнаша
2015 елның 22 июне, дүшәмбе
Язманың исеменнән аңлашылганча, быел XI “Нечкәбил-2015” әни булу матурлыгы һәм гаилә кыйммәтләре республика конкурсында Буа данын район башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Ләйсән Сәмәрханова яклаячак. Шушы көннәрдә ул Казанда аның зона сайлап алу турына барачак, жюри әгъзаларын үзе, тату гаиләсе белән таныштырачак.
-Район җитәкчелегенең миңа ышаныч белдерүен акларга тырышачакмын. Анда катнашу минем өчен зур җаваплылык ул. Моңа кадәр татып карамаган яңа тойгылар һәм республиканың төрле районнарыннан җыелучы бәхетле әниләр белән аралашу исә мөһим тормыш тәҗрибәсе булыр,- ди Ләйсән. Аның үзенең дә башкалар белән уртаклашыр гаилә тәҗрибәсе бар. Ләйсән тумышы белән Кама Тамагыннан. Буага медицина училищесында шәфкать туташы белеме алырга килә. Уку йортын тәмамлап, хезмәт юлын үзләрендәге дәваханәдә хирургия бүлегендә башлап җибәрә. 20 яше якынлашканда кызны, аптырашта калдырып, аны ...медицина училищесында укыткан укытучысы Рөстәм эзләп таба. Һич уйламаган-көтмәгәндә! Казан медицина институнын тәмамлап, Буа үзәк дәваханәсендә анестезиолог-реаниматолог булып эшләүче, хәзер инде 13 ел баш табиб Рөстәм Әбрарович укучысына күз төшерә. Ул вакытта Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылы егете яшь кызга хисләрен сиздерми һәм сабыр гына Ләйсәннең “үсеп җиткәнен” көтә. Беренче очрашудан соң өч айдан соң туй да итәләр. Ләйсән үзе аңламый да калдым, дисә дә, менә алар 20 ел инде тату гомер кичерәләр. Ике бала тәрбияләп үстерә-ләр. Кызлары Резеда әти-әнисе юлын дәвам итте – Казан дәүләт медицина университетында икенче курста белем ала. Уллары Раян Казан дәүләт университеты каршындагы IT-лицейда 8 сыйныфта укый. Уйлап табу өлкәсендә уңышлары белән сөендерә. Ләйсән үзе дә гыйлем эсти – читтән торып Казан социаль-юридик институтын тәмамлады. Улы туганнан соң декрет ялыннан социаль яклау идарәсенә эшкә чыга. Аннан район ЗАГС бүлегендә хезмәт куя. Өч ел элек архив бүлегенә начальник итеп билгеләделәр. Хезмәтләренең кайсын гына алсаң да, кешеләр белән аралашу, аларга төрлечә ярдәм итү белән бәйле аның. Үз вазифасын зур җаваплылык белән башкаруы өстенә башкаларга игътибарлы, һәрвакыт ачык йөзле, аралашучан булуы белән дә ихтирам казанды ул.
Ә боларга гаиләңдә бердәмлек, бер-береңә, өлкәннәргә хөрмәт һәм аңлашучанлык булганда, балаларыңа үз үрнәгеңдә тәрбия биргәндә генә ирешергә мөмкин. Сәмәрхановлар гаиләсе нәкъ шундыйлардан. Һәрвакыт бергә алар – эштә дә бәйрәмнәрдә дә. Вакыт мөмкинлек биргәндә, табигатькә чыгалар, кышын тау чаңгысында шуалар. Ләйсән үзе биергә, кулдан сабын ясарга, чәчәкләр үстерергә һәм һәр хатын-кызга хас булганча, якыннарын тәмледән-тәмле аш-сулары бедән сыйларга ярата. Аның һәр башлангычын хуплаган гаиләсе аңа “Нечкәбил”дә җиңәргә ярдәм итәргә әзер.
-Иң мөһиме – катнашу. Ә конкурска җитди карыйбыз, чөнки ул ныклы гаиләнең престижын күтәрүче киң масштаблы социаль-мәдәни республика проекты. Без дә гаиләбез маркасын югары тоту өчен тырышачакбыз,- ди гаилә башлыгы Рөстәм Сәмәрханов. Якыннарының ярдәме аңа конкурсның ярымфиналында һәм финалында бик кирәк булачак. Ләйсән Сәмәрханованың анда барып җитәчәгенә ышанабыз – моның өчен барысы да бар, башкаларга үтемле итеп җиткерәсе генә кала.
Нечкәбил” хәйриячелек тә ул. Быел да сайлап алу турлары кысаларында “Гаилә сакчылары ярминкәсе” хәйрия акциясе старталды. Аның максаты балалар хосписы (Анжела Вавилова исемендәге фонд) пациентлары өчен акча средстволары җыю. Ләйсән Сәмәрханова “Акчарлак” һәм “Наратлык” балалар ял лагерлары начальниклары Дамирә Мәхмүтова һәм Светлана Победимская белән берлектә бу уңайдан ярминкәләр оештырырга өлгерде. Ул анда үз куллары белән эшләгән “оберегларны” алып барды. Ял итүче балалар да, аларны әти-әниләре дә анда теләп катнаштылар – “Гаилә сакчылары”н ясадылар һәм сатып алдылар. Ике лагерьда да җыелган средстволарны Ләйсәнгә тапшырдылар. Ул акчаны һәм “оберегларны” сайлап алу турына алып барачак. Алар “Нечкәбил” үткәрүче ярминкәләрдә сатылачак, җыелган акча средстволары фондка тапшырылачак. Авыр хаста балаларның хәлен җиңеләйтүгә өлешне һәркем кертә ала. “Гаилә сакчылары”н район ЗАГС бүлегенә китерергә мөмкин
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз