“Росгосстрах”ның ОСАГО рәсмиләштерү хокукы яңартылды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
Агымдагы елның 8 июненнән Россия Банкы ОД-1260 номерлы боерыгы белән “Россгосстарх” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү төре буенча страховкалауны гамәлгә ашыруга лицензиясенең гамәлдә булу срогын озайтты. Моның белән страховкалаучының әлеге төр иминиятләштерүне гамәлгә ашыруга хокуклары тулы күләмдә торгызылды.
Сүз уңаеннан, ОСАГО килешүләре төзүдә яки иминиятләштерү оешмаларында чыгымнарны көйләүдә проблемалар килеп туганда Россия Банкы үзенең финанс хезмәте күрсәтү кулланучыларының һәм миноритар акционерларның хокукларын яклау буенча хезмәтчелегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Аны Россия Банкының интернет-кабул итү бүлмәсе аша www.cbr.ru электрон адресы буенча да җибәреп була.
Илдар ХӘЙБУЛЛИН,
Буа шәһәр прокуроры ярдәмчесе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International