Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре шәһәр яны сәләмәтләндерү лагере “Акчарлак”та балалар белән чара уздырдылар.
Бу чара балаларны сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга чакыру булып торды. Хезмәткәрләр кечерәк яшьтәге балалар белән “Сәләмәтлек аланында” җитез уеннар оештырсалар, яшьүсмерләр белән “Үзеңне саклар өчен белергә” дигән темага тренинг үткәрделәр.
Мондый чаралар бер яктан балаларны сәләмәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү булса, икенче яктан буш вакытны дөрес һәм файдалы уздырырга өйрәтә.