1 июльдән исерек йөртүчене...200 мең сум штраф яки 2 ел төрмә көтә

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
1 июльдән руль артына салган килеш утыручыларны тагын да катгыйрак җәза көтә.  Төгәлрәк әйткәндә, РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча йөртүче икенче тапкыр исерек  “эләксә” яки медицина тикшерүе үтүдән баш тартса, аны 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартырга яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Моннан тыш салмыш йөртүчеләр 480 сәгатькә яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләрдә эшләргә тиеш була. Санап кителгәннәрдән тыш әлеге граждан 1дән 3 елга кадәр билгеле бер вазифаларны башкарырга яки билгеле бер эшчәнлек алып барудан мәхрүм ителә.
Исерек йөртүче аркасында килеп чыккан ДТПда һәлак булучылар булса, гаепле 2 елдан 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, әлеге срокта аңа билгеле бер вазифаларны башкарырга яки билгеле бер эшчәнлек алып бару тыела. Әгәр дә авария 2 һәм аннан да күбрәк кеше үлеме белән очланса,  җәза бирү срогы 4 елдан 9 га кадәр озынайтыла.
Сүз уңаеннан, быел 5 ай эчендә республикада исерек йөртүчеләр аркасында 123 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 29 кеше һәлак булган, 154 төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Районда тиңдәш чорда исерек йөртүче гаебе белән 4 ДТП булды, аларда 5 кеше зыян күрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International