Каты яшен Буа районының Яңа Чәчкап авылында яшен суыткычларны, телевизорларны яндырган

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә Яңа Чәчкап авылында аз гына яңгыр булган, ә яшене чын мәгънәсендә дулаган. Ул утызлап йортта, кайда компьютерны, кайда телевизорны, кайда суыткычны яндырган, бөтен авылны телефон элемтәсез, электр утсыз калдырган. Иң зур каза Сәмигуллиннарга килгән – аларның берьюлы телевизоры да, компьютеры да, суыткычы да сафтан чыккан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International