Футбол буенча 2018нче елгы дөнья чемпионаты талисманы өчен ун персонаж күрсәтелгән. Алар арасыннан берсе сайлап алыначак

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Персонажлар арасында Амур юлбарысы, пәһлеван, бүре, Ерак көнчыгыш леопарды, бәхет кошы, чит планетада яшәүче, космонавт, мәче, аю һәм робот. Моңа кадәр май аенда 51 мең футбол сөюче онлайн-сораштыруда әлеге персонажлар өчен иң күп тавыш бирделәр.

Булачак талисманның төп атрибутлары футбол тубы, бутсы булырга тиеш. Талисман спортчы булырга тиеш, сораштырылучыларның 32 проценты шулай саный, 31 проценты аны азартлы, 29 проценты команда уенчысы, 26 проценты акыллы итеп күрә.


Алга таба сәнгать вузларында укучылар 10 популяр персонажга нигезләнеп талисманның дизайны буенча үз вариантлары өстендә эшләячәкләр. Бу эшкә 50дән күбрәк вуз җәлеп ителәчәк.

Җюри эскизлар арасыннан иң яхшы өчесен сайлап алачак. Алар барлык россиялеләрнең тавыш бирүенә куелачак. Бөтендөнья футбол турнирының рәсми талисманын презентацияләү тантанасы 2016 елда булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International