Буада корылык. Уҗымнар көя

2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Июнь аендагы чамадан тыш эссе көннәр һәм корылык быел да мул уңышка булган өметләрне юкка чыгарып бара.

Кайбер хуҗалыкларда уҗымнар корый, язгы культуралар да хәлсезләнеп утыра. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең игенчелек буенча консультанты Хәмит Гыйматдинов әйтүенчә,  хуҗалыкларга инде бернинди яңгыр да ярдәм итмәячәк мәйданнарда уҗым бодаен сенажга салырга киңәш иткәннәр. Уракка кадәр исән-имин “барып җитәчәк” участоклардан да зур уңыш алып булмаячак инде.

 Үсентеләр өч урынына бер башак чыгарган, алары да кыска. Алга таба яңгырлар яумаса, алардагы бөртекләр дә тулышып өлгермәчәк, вак булачак. 

Әгәр дә белгечләрнең Татарстан 2009 елдан 12 еллык корылык циклына керде дигән фаразы дөрес булса, тагын ничә ел шулай иза чигәсе бар әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International