Буада алты айда 134,71 литр законсыз алкоголь әйләнештән алынган

2015 елның 3 июле, җомга
Шул исәптән 9,5 литр “Казахстан аракысы” исеме астында “идән астында” җитештерелгән эчемлек районга алып кайтканда ук, шундый ук 10,5 литр законсыз алкоголь кибет киштәләреннән алынган. Тагын 114,2 литр акциз маркасыз алкогольле эчемлекләр, шул исәптән сыра да шулай ук сәүдә нокталарына сатуга чыгарылган булган. Шул рәвешле, агымдагы елның алты аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының  контроль-инспекция  бүлеге ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә  үткәргән тикшерүләр рнәтиҗәсендә районда барлыгы 134,71 литр шикле составлы һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырган алкоголь ачыкланган һәм ликвидацияләнгән.

Хөрмәтле буалылар! “Кулдан” алкоголь продукциясе сату факты шаһиты булсагыз, Буа шәһәре, Космовский урамы, 31 йорт адресы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

 Телефон: 3-52-81.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International