Әлкидән Фидаил Фәхретдинов кошчылык фабрикасы төзергә җыена

2015 елның 3 июле, җомга
Бу максатка 3 миллион сум акча  федераль һәм республика бюджетыннан бирелә – ул “Крестьян-фермер хуҗалыгы базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” региональ конкурсында катнашып, шул күләмдә грант отты. Фермерлык эше белән 10 ел шөгыльләнүче һәм карамагында 70 гектар җире булган Фидаил икенче һөнәр дә үзләштерергә – тавык йомыркасы җитештерергә планлаштыра. 10 мең баш кошка исәпләнгән тавык фабрикасын ул туган авылында сафка бастырачак. Төзү эшләренә якын арада керешәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International