Буада “Ромашка” балалар бакчасы янында яңа төзелеш башланды.

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов белдерүенчә, шәһәрнең “Ромашка” балалар бакчасы янында иске сарай-гаражлардан арындырылган мәйданда булачак 16 квартиралы йорт нигезе өчен котлован казыйлар. Бу эшкә  “Буа МСО”сы җәмгыяте эшчеләре җәлеп ителгән. Ул ике катлы, ике подъездлы булачак. Йорт Яңа елга өлгертелергә тиеш. Ә андагы квартиралар иске торактан күченүчеләргә, ятимнәргә, социаль ипотека программасы буенча торак алучыларга биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International