Татарстанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уза

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июль – Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, бу бәйрәм елдан-ел бөтен республиканы колачлый.


Россиядә 8 июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана.

Татарстанда аерылышучылар кими

– Гаилә бәйрәмен каршы алганда Татарстанның демографик һәм башка шундый социаль күрсәткечләрендә күзәтелгән уңай үзгәрешләр игътибарга лаек. Безнең республикада халык саны үсә: тууычылар саны үлүчеләрдән күбрәк – агымдагы елның 6 ае эчендә туу турында 2 987 таныклыкка күбрәк бирелде, – ди Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева. – Әлеге вәзгыятькә, әлбәттә, яшь гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан төрле ярдәм чаралары күрсәтелүе, ана капиталын тапшыру кебек программалар да йогынты ясый. Әгәр 2006 елда гаиләдә беренче булып туган балалар – 59,5 процентны, икенче һәм өченче булып туганнар 40,5 процентны тәшкил иткән булса, быел беренче һәм икенче булып дөньяга килгән балалар – 42шәр процентка, өченче булып туганнар – 12 процентка, дүртенче һәм бишенче балалар 3,4 процентка җитте.

Татарстанда уртача гомер озынлыгы үскән: Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2014 елда халыкның уртача гомер озынлыгы бер елга арткан, бүгенге көндә ул 72,2 яшькә тиң.

Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, Татарстанда аерылучылар саны кимүе дә сөендерә: 2015 елның алты ае эчендә республикада 6 267 пар аерылышкан, бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 15,7 процентка, ягъни теркәлгән 1 169 актка азрак. Гомумән, бүтән төбәкләргә караганда да, Татарстан аерылышучылар саны буенча алгы рәтләрдә тормый. Бездә бер мең кешегә аерылышу турында 653 акт туры килсә, Новосибирск өлкәсендә – 830, Сведлау өлкәсендә – 733, Самар өлкәсендә – 838, Түбән Новгород өлкәсендә – 771, Мәскәүдә – 653, Санкт-Петербургта – 641.

– Балаларның, илебезнең иминлеген тәэмин итәргә теләсәк, беренче чиратта, гаиләләрнең ныклыгын сакларга кирәк. Шуңа күрә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек бәйрәмнәр уздыру гаилә кыйммәтләрен таныту өчен зур әһәмияткә ия, – ди Альбина Шәвәлиева.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, бу атнада Татарстанда 536 пар никахларын теркәячәк.

 

Источник: http://intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International