Бәйрәмнең “гаеплеләре” – шәһәрдә яшәүче Кәмәрия һәм Гарифҗан Хисамовлар бүген 62 ел бергә гомер итү уңаеннан бик күп тәбрикләүләр кабул иттеләр. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов та катнашты. Ул да шәхсән үзе белгән әлеге гаиләгә изге теләкләрен җиткерде, “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшырды.
Бәйрәмнең икенче өлешендә ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы өч гаиләгә ана капиталы сертификаты бирелде. Аннан сүзне “Нечкәбил” республика конкурсында катнашучы Ләйсән Сәмерханова “Гаилә саклаучысы” акциясе кысаларында үзеннән зур өлеш керткән Кузьминнар һәм Федотовлар гаиләсенә зур рәхмәтен белдерде. Бәйрәмдә район һәвәскәрләренең дәртле җырлары яңгырады.