Буада Рамазан аенда ир балаларга Рамазан исеме куша башладылар

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, бүген районда иң модалы исемнәр  кызлар арасында Самира, Әминә, Мәликә, малайларныкы – Тимур, Самир, Әмир, Рамазан.

 Әйткәнебезчә, агымдагы изге айда улларына Рамазан исеме кушучылар күбәйгән, ә бер кызга Бәрәкәт исеме биргәннәр.

 Сабыйларга сирәк кенә Егор, Данияр, Елизавета, Солтан, Раяз, Нариман, Карина, Кристина исемнәре дә биргәннәр. Арада Николь, Кирам, Имран дип кушучыар да бар. Ә менә Гөлназ, Илназ, Илсөярләр – кичәге көн, дөресрәге, кичәге исемнәргә әверелеп баралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International