Кияүгә – 76, кәләшкә – 68. Буада соңгы алты айда никахлашкан иң өлкән пар шушы яшьтә

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел гыйнвар-июнь айларында районда 93 пар никахлашкан, бу узган елның тиңдәш чорындагыдан 14кә азрак.

 Аның каравы бу чорда аерылышучылар саны 31гә кимегән! Былтыр елның беренче алты аенда 72 пар, быел – 41. Өйләнешүчеләрдән  82 пар шәһәрдә, 11е авылда яши.

ЗАГС хезмәткәрләренә 18 яше тулмаган бер парның никахын теркәргә туры килгән. Ә икенче очракта 76 яшьлек бабай белән 68 яшьлек әби законлы гаилә корганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International