Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Өлкәннәр көне
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Иске Мәртледән Матвеевлар мәш килә: унберенче уллары Артем тәпи китәргә җыена
2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Район үзәгеннән шактый ерак, гомер-гомердән балалар бакчасы да булмаган авылда яшәп ята унбер уллы-кызлы Матвеевлар. Берничә урамлы Иске Мәртледә өйләрен эзләп барганда, күрерсез, анда кечкенә дәүләт кебек, капка төпләрендә һәрвакыт кеше була, дип юл өйрәтеп җибәрделәр авылдашлары.
Чынлап та, Антон берничә ел элек муниципаль район башлыгы бүләк иткән “УАЗ” астында, тимер-томырларын сүтеп аткан, ясый, вуз студенты Ваня ат җитәкләп фермадан кайтып килде, әтисе урынына эшкә барган. Хуҗа Александр үзе чалгы тотып кайтып килә, малларга печән хәстәрләгән. Ә өйдә алты-җиде бала әниләре Елена итәгендәге Артем янында мәш килә. Унбер айлык “егет” үз кадерен үзе белә. Әле тотынып кына атласа да, урамга чыгарга сорап капризлана – абыйлары, апалары күп ич, күтәреп йөртерләр әле!
Ай-һай, бу балаларның һәрберсенең Артем кебек чагы булган бит. Көйләрен көйләп, җыештырып, ашатып, тәрбияләп, дигәндәй, Елена белән Александр ничә еллар ял күрмәгән инде хәзер?! Бу заманда өч балалы гаилә дә зур ит-тереп күп балалы саналганда, унбер уллы-кызлы Матвеевларга һәркемне кызыксындырган сорауны бирдем:
- Шулхәтле ишле гаиләле булырга ничек курыкмыйча ният кылдыгыз? - дим.
-Ходай биргән һәр балага гомер бүләк иттек. Зур гаи-ләдә алар бер-берсен карашып үстерә, - дип җиңел генә әйтеп куйды ир белән хатын.
Юк инде, алай гади түгел барысы да. Әни кеше неч-кә психолог – кемне ничек тыңлату җаен яхшы белә. Әнә, Диманы ягымлы сүз белән генә “алып” була, кычкырсаң, тыңлаямачак. Антон да аңа ошаган. Катя белән Танюша җитди кешеләр инде хәзер – үз гаиләләре. Күрше урамда гы-на яшәүче олы кызның ике, икенчесенең бер баласы. Бергә җыелгач хәзер Матвеевлар унсигезәү булалар.
Ә эшкә килгәндә, әти-әниләре дөрес әйтә, бу йортта утырып торучы юк. Үз йортлары белән торгач ишегалды тулы терлек. Анда күбрәк егетләр эшли. Ә кызлар – өйдә. Колледж студенты, булачак менеджер Любаша ипи дә пеше-рә белә, калган ашлары да бер дигән килеп чыга. Мин килгәндә дә кыз кухняда тәмле исләр чыгара иде. Әле мәктәпкә дә бармаган Анечка да савыт-са-ба юа, тузаннар сөртә, идәннәрне себерә икән инде. Аняның балалар бакчасына барасы килә, ә Иске Мәртледә “садик” беркайчан да булмаган. Сентябрьдән кыз Яскүлгә, күр-ше авылга мәктәп автобусына утырып укырга йөрү-че туганнарына ияреп балалар бакчасына барырга җыена – хәрефләр танырга, санарга өйрәнергә.
Матвеевлардан киткәндә шундый уйлар белән кузгалдым: шушы көннәрдә генә бөтен Россия Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен билгеләп үтте, ерактан эзлисе түгел. Менә ул, күп балалар белән ныгытылган мөнәсәбәтләр, хисләр дә, тугрылык та, чын гаилә дә.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
31
март, 2026 ел
2026 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с.
Төзелеш материалларын ничек сайларга һәм үз хокукларыңны бозмаска
Ремонт һәм төзелеш сезоны башлану белән безнең белгечләр сыйфатсыз төзелеш һәм бизәү материаллары сатып алуга бәйле гражданнар мөрәҗәгатьләренең артуын теркиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге категориядәге товарларны сайлау аерым игътибар таләп итә, чөнки аларның сыйфатына торакның эстетикасы гына түгел, гражданнарның сәламәтлек иминлеге дә бәйле.
Ислам финанславы буенча экспериментка Татарстаннан күбрәк беркем дә әзер түгел
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам финанславын Россиянең берничә төбәгендә бу юнәлештә эксперимент үткәрү турында карар кабул ителгәнче үк актив рәвештә алга этәрде, мөфтият шактый тәҗрибә туплады. Бу хакта «Партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының катнашуы турында» брифингта ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз