Буада этләрне аулап киттеләр.

2015 елның 11 июле, шимбә
Казан шәһәренең “Ветдом” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте вәкилләре хуҗасыз этләрне ауларга килделәр.

 Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Айнур Исхаков әйтүенчә, алар  берләшмә начальнигы Тәлгать Юнысав белән бергә көне буе шәһәр урамнарын аркылыдан-буйга йөреп, 17 этне тотканнар һәм алып киткәннәр. Шәһәр халкы бу “кимүне” сизгәненә ышанасы авыр. Шулай да эш урыныннан кузгалган. “Ветдом” белгечләре тагын килергә тиешләр –  килешү  40 этне аулауга төзелгән. Әлегә кайчан икәнлеге билгесез. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International