Буага немецлар килде. Бүләкләр белән

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Германиянең Брокел шәһәрендә яшәүче немецлар Петр Фризе, Яков Нейфольд һәм рус дуслары Рим Матвеев Буада инде  унынчы тапкыр кунакта. Монда алар Казанда танышкан дуслары – шәһәрнең инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йортында яшәүче Илдус Гариповны күрергә, хәл-әхвәлләрен сорарга кайталар. Хәйриячелек белән шөгыльләнүче немецлар буш кул белән кайтмыйлар, ел саен биредәге авыруларга, өлкәннәргә дәвалау җиһазлары бүләк итәләр.

 Бу юлы да, традицияне бозмыйча, зур гаиләгә 25 мең сумлык көнкүреш техникасы, дәвалау-физкультура комплексы өчен җиһазлар алып кайттылар. Кунаклар биредә яшәүчеләр белән әңгәмә кордылар, шигырьләр сөйләделәр һәм озакламый тагын кайтырга вәгъдә бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International